2022 елның 1 гыйнварыннан 14тән 22 яшькә кадәрге яшьләр «Пушкин картасы» буенча елына 5 мең сумлык билетлар сатып ала алачак.
РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин 2021 елның 28 декабрендәге 2509 номерлы карарга кул куйды, аның нигезендә «Пушкин картасы» номиналы 3 меңнән 5 мең сумга кадәр арттырылды. Моннан тыш, ташламалы картадан файдаланырга мөмкин булган чаралар исемлеге киңәйтелде.
1 февральдән картадан Мәдәният министрлыгы һәм кино фонды ярдәме белән оештырылган Россия кинотеатрларына билетлар сатып алырга мөмкин булачак. Елына кинофильмнар карарга 2 мең сумга кадәр акча тотарга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, «Пушкин картасы» - ул махсус карта, аны 14-23 яшьлекләргә мәдәни чараларга билетлар сатып алганда файдаланырга мөмкин. Акчалар картага дәүләт тарафыннан күчерелә. Программа 2021 елда Владимир Путин инициативасы буенча эшли башлады.
Россия яшьләре арасында "Пушкин картасы” популярлаша, аны 4 миллионга якын россияле куллана.