Район башлыгының халык белән беренче традицион очрашуы Бикүле авыл җирлегендә узды.
Нурлат муниципаль районында район җитәкчелегенең халык белән традицион очрашулары башланды, анда узган елга йомгак ясала һәм Яңа елга бурычлар куела. Бикүле авыл җирлегендә узган җыенда 2021 ел өчен халык алдында җирлек башлыгы Алсу Шакирова чыгыш ясады. Билгеләп үтелгәнчә, узган ел авыл җирлеге өчен уңышлы булган, авылларда яшәүчеләр үзара салым программасы мөмкинлекләреннән актив файдаланган, торак пунктларда шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары үсеш ала. 2022 елда Бикүледә парк төзү, су башнясын җиһазлау, күпер ремонтлау, авыл эчендәге юлларны ремонтлау һ. б. планлаштырыла.
Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин үз чыгышында районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты. Районда 27 республика программасы кысаларында төрле юнәлешләрдә актив максатчан эш алып барыла. Планда - «Кондырча» ландшафт паркының икенче чиратын, ябык футбол манежын төзү, үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеген, «Батыр» спорт комплексын, 11 күп фатирлы йортны һәм шул кадәр үк ишегалларын капиталь ремонтлау һ. б.
Авыл җирлегендә яшәүчеләр монда ук экологиягә, авыл күленә кагылышлы проблемалы мәсьәләләрне дә күтәрә алды.
Очрашу Бикүле һәм Илюткино авылларының актив халкын бүләкләү белән тәмамланды. Бергә гомер итүләренең түгәрәк даталарын билгеләп үтүче үрнәк гаиләләрне дә чакырганнар. Шулай итеп, Хасибулла һәм Баян Вәлиуллиннар быел бергә гомер итүләренең 75 еллыгын билгеләп үтәләр. Нурлат районы башлыгы Җамалетдиновлар һәм Черновларның шәхси ярдәмче хуҗалыкларына саву аппаратлары алу өчен сертификатлар тапшырды.