Тиешле булмаган урыннарда пиротехник эшләнмәләр кулланган өчен штраф алырга мөмкин

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, пиротехниканы эшләтеп җибәрү өчен, барыннан да элек, махсус куркынычсыз урын турында уйларга кирәк, чөнки аларны шартлатканда, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп, аеруча сак булырга кирәк.

Ә менә тиешле булмаган урыннарда пиротехник эшләнмәләрне эшләтеп җибәргән өчен штраф та салынырга мөмкин.

"Пиротехник эшләнмәләрне куллану моның өчен махсус билгеләнгән мәйданчыклардан тыш, 1,5 мең сумга кадәр яки махсус режим шартларында 5 мең сумга кадәр штраф салуга китерергә мөмкин. Вазыйфаи затлар өчен әлеге штраф 30 мең сумга кадәр тәшкил итә, юридик затлар өчен – 200 мең сумга кадәр», – дип искә төшерде нурлатлыларга 73 янгын-коткару частенең ОД буенча инспекторы Ринат Бадыйгин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International