Календарь эш вакытының дәвамлылыгын исәпләү өчен эш бирүчеләргә методик ярдәм күрсәтү максатыннан эшләнгән.
2022 нче елда ТР да эшсез бәйрәм көннәре булып санала:
1, 2, 3, 4, 5, 6 8 гыйнвар-Яңа ел каникуллары;
7 гыйнвар - Раштуа бәйрәме;
23 февраль-Ватанны саклаучылар көне;
8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне;
1 Май-Яз һәм хезмәт бәйрәме;
9 Май-Җиңү көне;
12 июнь-Россия көне;
30 август-Татарстан Республикасы көне;
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне;
6 ноябрь-Татарстан Республикасы Конституциясе көне;
2 май-Ураза бәйрәме;
9 июль-Корбан бәйрәме.
Шулай итеп, «2022 елда ял көннәрен күчерү турында» 2021 елның 16 сентябрендәге 1564 номерлы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары нигезендә, хезмәткәрләрнең 2022 елда ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрен рациональ куллану максатыннан, түбәндәге ял көннәре күчерелә:
1 гыйнвар шимбәдән 3 май сишәмбегә;
2 гыйнвар якшәмбедән 10 май сишәмбегә;
5 март шимбәдән 7 март дүшәмбегә.