Республикада кайбер тояклы хайваннарга ау чоры тәмамланды

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: бүген республикада поши һәм кыр кәҗәләренә ау сезоны тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез, аучылык байлыкларын тоту турында мәгълүмат рөхсәтнамә алу урыны буенча, ау сезоны тәмамланганнан соң 20 көн эчендә тапшырылырга тиеш.

Табылган аучылык байлыклары турында мәгълүматларны вакытында тапшырмау гражданинны 1 елга теләсә кайсы төр аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алу хокукыннан мәхрүм итә.

Моннан тыш, административ хокук бозулар турында кодекс белән, табылган аучылык байлыклары турында мәгълүматларны вакытында тапшырмаган өчен җаваплылык каралган.

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International