Конкурс республикада хәйрия эшчәнлеген үстерү максатыннан 2007 елдан бирле үткәрелә.
«2021 ел хәйриячесе» исеменә конкурста катнашучы һәр кеше буенча документлар пакетын «Ел хәйриячесе» республика конкурсы турындагы Нигезләмәнең 2.8 пункты нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратына (420060, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1 йорт) 2022 елның 15 февраленә кадәр кәгазьдә җибәрүегезне сорыйбыз.
Шулай ук һәр кандидат буенча электрон рәвештә (Word форматында) электрон адреска кушымта итеп бирелә торган форма нигезендә кыскача мәгълүмат бирергә кирәк: Adelya.Kamalieva@tatar.ru.