Иртәгәдән, 10 гыйнварда, Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәре авыл җирлекләрендә район җитәкчелегенең җирле халык белән кышкы очрашулары башлана.
Алар гыйнвар ахырына кадәр дәвам итәчәк. Биредә авыл һәм шәһәр халкы катнашында районның 2021 елда социаль-икътисади үсеш күрсәткечләре турында сүз барачак, авыл җирлекләре башкарма комитетлары эшенә йомгак ясалачак, шулай ук 2022 елга бурычлар билгеләнәчәк.
Иртәгә халык җыеннары Бикүле һәм Якушкино авыл җирлекләрендә узачак.
Очрашуларда шулай ук яшәешне тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре дә катнашачак.