Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2022 елның 9 гыйнвары, якшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУннән Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү килде.

Кама аръягы зонасында, шул исәптән Нурлат районы территориясендә дә, фаразланыла:

- аязучан болытлы һава;

- күпчелек явым-төшемсез;

 җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр тизлектә;

- төнлә һаваның минималь температурасы -15..-17, аязган вакытта һәм түбән урыннарда -22;

- көндез максималь һава температурасы -7..-11˚; 

- юлларда бозлавык.

Гидрологик хәл

Куйбышев сусаклагычында Югары Ослан торак пункты янында су биеклеге 50,01 м ( -5 см), югары критик дәрәҗә билгесе 54,24 м, су алу җайланмалары өчен критик түбән билге 45,5 м.

Түбән Кама сусаклагычында Яр Чаллы шәһәре янында су биеклеге 63,33 м (+6 см), югары критик дәрәҗә билгесе 65,9 м, су алу җайланмалары өчен критик түбән билге 61,7 м тәшкил итә.

Түбән Кама ГЭСында түбән бьефның дәрәҗәсе 50,14 м (-3 см), югары критик дәрәҗә билгесе 60 м, суның куркыныч критик дәрәҗәсе 58 м.

Түбән Кама ГЭСының түбән бьефында тәүлеклек уртача су чыгымнары 2012 елның 9 гыйнварына 867 куб м/с тәшкил итә.

Елгаларда һәм сусаклагычларда боз каткан, аерым участокларда су чыгып торган урыннар бар.

Өч боз кичүе эшли:

- Яшел Үзән муниципаль районында, Идел елгасы аша, Зеленодольск шәһәре - Карамалы Тау шәһәр тибындагы поселогы маршруты буенча 3,5 тоннага кадәр автотранспорт массасы булган тәүлек буе эшләүче боз кичүе;

  •  Югары Ослан МР, Аракчино поселогы (Казан шәһәре) - Югары Ослан авылы маршруты буенча Идел елгасы аша, авырлыгы 3,5 тоннага кадәр  булган автотранспорт өчен тәүлек буе эшләүче боз кичүе;
  • Алабуга МР, Покровское авылы-Кызыл Чишмә бистәсе маршруты буенча Кама елгасы аша, авырлыгы 3,5 тоннага кадәр  булган автотранспорт өчен тәүлек буе эшләүче боз кичүе.

Мамадыш МР Соколка авылы – Яңа Закамский авылы маршруты буенча Кама елгасы аша вакытлыча боз кичүе эше туктатылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International