Нурлат районы спортчылары чаңгы ярышларында яхшы нәтиҗәләр күрсәтте

2022 елның 9 гыйнвары, якшәмбе

Бу көннәрдә Нурлат шәһәре спортчылары, шулай ук тренер А.А. Григорьев җитәкчелегендә шөгыльләнүче «Ледок» спорт мәктәбенең чаңгы ярышлары буенча бүлекчәсендә шөгыльләнүчеләр Самара өлкәсендә узган ярышларда катнашты.

Катнашучылар арасында бигрәк тә бертуган Рәдиф һәм Сабина Бәшировлар аеруча аерылып торды. 6 гыйнварда Шентала бистәсендә узган чаңгы ярышларында Сабина үз яшь категориясендә-1, Рәдиф 2 урынны яулады. Алдагы көннәрдә, 7 һәм 8 гыйнварда, яшь чаңгычылар үзләренең яшьтәшләре арасында  беренчелекне бирмәде: Келәүле авылында да  узган һәм ачык өлкә чаңгы ярышларында да ике спортчы да алтын медальләр яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International