Бәйрәм көннәрендә парк һәм скверларда, шулай ук Нурлат шәһәренең мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә балалар өчен күп санлы күңел ачу чаралары оештырылды.
«Грани» мәдәни-ял итү үзәге янында да җанлылык күзәтелде: һәр көнне 11.00 дә биредә мәктәп укучылары өчен учреждение хезмәткәрләре җитәкчелегендә «Яңа ел уеннары» дигән кышкы уеннар, шулай ук «Безнең күңелле Яңа ел» уен программасы оештырылды. Кызыклы ярышларга һәм актив уеннарга якын-тирә микрорайоннарда яшәүче балалар гына түгел, башка балалар да кушылды.
«Әти-әниләр белән кинотеатрга килдек, ә монда шулай күңелле икән, – дип уртаклашты гимназия укучысы Диана Садыйкова.
- Яшьтәшләрем белән кар шарлары ясадым, канат аша сикердем. Бигрәк тә ярышлар ошады: командаларга бүленеп, без бер-беребезне ватрушкаларда йөрттек, кыршаулар белән йөгердек. Бик ошады".