Кычытканлы авыл җирлеге яңа трактор сатып алды

2022 елның 9 гыйнвары, якшәмбе

Яңа ел алдыннан гына Кычытканлы авыл җирлеге башкарма комитеты «МТЗ-82»тракторы сатып алды.

Авыл тормышы өчен кирәкле транспортны сатып алу Татарстан Республикасы авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары арасында район җитәкчелеге ярдәме һәм эшчәнлек нәтиҗәләре буенча конкурста откан грант ярдәмендә мөмкин булды.

«Моңа кадәр авыл юлларыннан кышкы чорда карны яки зиратларны җыештыру өмәләрендә коры-сары һәм ботакларны чыгару өчен ярдәм сорап шәхси затларга мөрәҗәгать итәргә туры килде, – дип уртаклашты авыл җирлеге башлыгы Фалис Сабиров.

 - Шуңа күрә грант акчаларын трактор сатып алуга юнәлтергә булдык. Дөрес, әлегә тагылмалы җиһазлар юк. Аларны гражданнарның үзара салымы хисабына сатып алырга планлаштырабыз".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International