Бүген, 9 гыйнварда, бәйрәм программасы кысаларында Нурлат шәһәренең төрле өлешләрендә кышкы уеннар һәм концерт-уен чаралары оештырылачак.
«Грани» үзәгендә, «Гаилә» скверында һәм Тимерьюлчылар скверында, шикәрчеләр микрорайоны стадионында – сәгать 11.00дә, ә Г.С.Хөсәенов исемендәге спорт паркында 13.00 сәгатьтә кышкы уеннар булачак.
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее барлык теләүчеләрне «Әкияттә кунакта»дип исемләнгән Яңа ел бәйрәменә чакыра.
Шәһәр Мәдәният сараенда 16.00 сәгатьтә «2022»мастер-классы узачак.
Түбән Нурлат микрорайонында һәм «Театр» скверында 17.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр концерт-уен программасы узачак.
Рәхим итегез! Яңа ел каникулларының соңгы көнен истә калырлык, кызыклы һәм бәйрәмчә күңелле итеп үткәрегез!