Фотография 4 гыйнварда «Нурлат-информ»ның редакция аккаунтында басылып чыккан иде.
Исегезгә төшерәбез, Нурлаттан Тихоновлар йорты ишегалдында зур кар юлбарысы барлыкка килде. 2022 ел символын кардан ясау идеясе гаилә башлыгы Алексей Тихонов башына килгән. Аны шунда ук тормышка ашырырга хатыны Нонна һәм ике улы булышкан.
Нурлатлыларга әлеге кар сыны бик ошаган, аларның күбесе аны ясаган хуҗаларны да мактаган. Ә пост астындагы шәрехләрдә кайберәүләр хәтта юлбарыс сыны торган Тихоновларның өй адресын һәм урынын, истәлеккә фотога төшерүләрен дә сораганнар.
Әлеге пост яңа елда «Нурлат-информ» өчен бик тә популяр булды, ул 918 лайк, 31 комментарий, 36 репост җыйды. Редакция командасы нурлатлылар ясаган эксклюзив әйберләрне һәрвакыт эзләргә әзер. Шуңа күрә без кире элемтәгә өметләнәбез,чөнки безнең районда меңләгән талантлы кешеләр яши.
Кызыклы фактлар һәм вакыйгалар турында безгә һәрчак 2-36-13телефоны буенча хәбәр итә аласыз яки redak@list.ru электрон почтага хәбәр яза аласыз.