2022 елның 9 гыйнварында Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
төнлә көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 15-16 метр тизлектә җил;
- төнлә һәм иртән томан.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томанда автомобильдә барганда кискен маневрлардан, машиналарны узудан баш тартырга кирәк.
Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән барлыкка килә. Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.
Кискен тукталуны булдырмаска: тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Берничә тапкыр тормоз педаленә басып, сезнең арттан баручы машина йөртүчеләргә шуның белән сигнал биреп кисәтү мөһим. Томанда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең ару-талуы арта, саклык чаралары комачауламас.