Паркларда һәм скверларда, мәдәният һәм спорт учреждениеләрендә массакүләм күңел ачулар дәвам итә.
Бүген, 8 гыйнварда, нурлатлыларны түбәндәге бәйрәм чаралары көтә:
«Театр» һәм «Гаилә» скверларында 17.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр концерт-уен программасы;
"Ак Барс" спорт үзәгендә-чаңгыда шуу, «Кыш чемпионы» кышкы уеннар фестивале ;
Тимерьюлчылар скверында һәм шикәрчеләр микрорайонындагы стадионда кышкы уеннар 11.00 сәгатьтә башлана;
Г.С.Хөсәенов исемендәге спорт паркында тимераякта массакүләм шуу һәм хоккей;
«Киләчәк» балалар иҗаты үзәгендә мастер – класслар үткәрелә.