Исегезгә төшерәбез, узган елның җәендә РФ гражданины паспорты турындагы нигезләмәгә бланк үрнәге һәм аның тасвирламасы буенча үзгәрешләр кертелгән иде.
РФ Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр иткәнчә, 1 июльдән Россия Федерациясе гражданины паспортын, гражданинның яшәү урынына, шулай ук документны алыштыру сәбәпләренә карамастан, биш көн эчендә алырга мөмкин булачак.
Мондый яңалык шулай ук электрон паспортларга да кагылачак.
Ә әлегә документны 10 көн эчендә, яшәү урыны буенча рәсмиләштергәндә алырга мөмкин, ә калган очракларда 30 көн көтәргә кирәк булачак.