Раштуа бәйрәмендә шәһәр Мәдәният сараенда Егоркино авылында гыйбадәтханә төзүгә багышланган хәйрия концерты узды.
Анда район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, Чистай епархиясе секретаре протоиерей Александр Качаев, Нурлат благочинные иерей Сергий Егоров һ.б. катнашты. Биредә теләгән һәркем сувенирлар сатып ала алды, ә җыелган акчалар чиркәү төзелешенә тотылачак.
Концертка җыелучыларны сәхнәдән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин сәламләде, ул барысын да Раштуа бәйрәме белән котлады, иң изге теләкләрен җиткерде. Нәкъ менә аның инициативасы белән әлеге хәйрия концерты узды да инде: Нурлат благочиниесе вәкилләре катнашында узган түгәрәк өстәлләрнең берсендә ул аны Раштуа бәйрәменә үткәрергә тәкъдим итте.
"Дин йортлары һәрвакыт хәйрия чараларына һәм иганәләргә төзелде. Бүген залда православие дине вәкилләре генә түгел, башка милләт һәм дин вәкилләре дә бар. Бу безнең районда халыклар арасында мәхәббәт, татулык һәм үзара аңлашу атмосферасы хөкем сөрүен тагын бер кат раслый», – дип билгеләп үтте Алмаз Сәлимович һәм Егоркино авылының Архангел Михаил хөрмәтенә төзелә торган гыйбадәтханә настоятеле иерей Дионисий Вырдинга акчалата сертификатлар тапшырды, шулай ук бу изге эшкә шәхси өлешен кертте.
Чистай епархиясе секретаре протоиерей Александр Качаев һәм Нурлат благочинные иерей Сергий Егоров нурлатлыларга изге теләкләрен җиткерделәр.
Җирле үзешчән артистлар, ансамбльләр, Нурлатның яшь талантлары, якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр бәйрәм кунакларына иң матур һәм якты номерларын бүләк итте.
Раштуа бәйрәме хәйриясе нәтиҗәләрен иерей Дионисий Вырдин ясады, ул Егоркино авылында гыйбадәтханә төзүгә керткән өлеше өчен җыелучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Уртак көч белән 160 меңгә якын акча җыелды. Ә Алмаз Сәлимовичның мондый Раштуа концертларын традицион итү тәкъдимен барлык кунаклар да хуплады.