Нурлат благочиниесе руханилары Раштуа бәйрәме белән котлый

2022 елның 7 гыйнвары, җомга

Изге якты бәйрәм җитте! Бүген төнлә Нурлат благочиниесе православие приходларында тантаналы гыйбадәтләр узды.

Чиркәү календареның төп бәйрәмнәреннән берсен каршыларга  храмнарга йөзләгән кеше килде.

Кадерле православие динен тотучылар!

Барыгызны да чын күңелдән изге Раштуа бәйрәме белән котлыйбыз! Раштуа-гаҗәеп бәйрәм, ул барысына да мәхәббәт, кайгыртучанлык, игелек бүләк итә. Бу якты көннәрдә сезнең дә кәефегез күтәренке булсын. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет һәм мәхәббәт телибез! Раштуа белән!!!

  Нурлат благочиниесе руханилары исеменнән барлык нурлатлыларны изге бәйрәм белән район благочинные иерей Сергий Егоров тәбрик итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International