Бәйрәм көннәрендә Киекледә яшәүчеләр «Дусларга Яңа ел бүләге» акциясен оештырды. Акция кысаларында, Яңа елның төп тылсымчыларына әверелеп, алар мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәрнең өйләренә барып, бәйрәм белән котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды. Балалар рәхәтләнеп Кыш бабайга һәм Кар Кызына шигырьләр сөйләде, өлкәннәр рәхмәт сүзләрен җиткерергә ашыкты. Акциянең иганәчесе-Киекле авыл җирлеге башкарма комитеты.