Нурлатта «Кыш 2022» чаналар фестивале узды

2022 елның 4 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Нурлатның үзәк мәйданында «Кыш 2022» дип исемләнгән креатив чаналар фестивале узды.

Узган ел Нурлатта беренче тапкыр узган бәйге быел нефтьчеләр ярдәме белән үткәрелде. Бу юлы конкурсны оештыручылар - «Татнефть» хәйрия фонды һәм Нурлат районы җитәкчелеге.

«Бүген искиткеч бәйрәм, без аны «Татнефть»ярдәме белән уздырабыз. Фестивальне ачу тантанасында район башлыгы Алмаз Әхмәтшин, бәйрәм кунакларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде.

 

Җиңүче дипломы өчен барлыгы 27 катнашучы көрәште, бу балалар бакчалары, мәктәпләр, авыл мәдәният йортлары коллективлары һ.б. шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык катнашучылар да әзерлеккә иҗади һәм креатив килгәннәр: биредә әкият кареталары да, вакцинацияләүнең мәзәк пунктлары да, нефть качалкалары да бар иде. Чана презентациясе вакытында җырлар да, шигырьләр дә яңгырады, кемдер кунакларны флешмобка чакырды. Икенче этапта жюри чаналарның практик ягын, аларның таулардан ничек тәгәрәүләрен бәяләде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри җиңүчеләрне билгеләде. Өченче урынны Нурлат аграр техникумы һәм шәһәр гимназиясе коллективлары бүлеште, икенче урында – Халыклар дуслыгы йорты һәм Мамык, Төрнәс, Сәләнгеш, Каравыл Тавы һәм Егоркино мәдәният йортлары хезмәткәрләрен берләштергән «Марфушеньки-душеньки» командасы. «Нурлатнефть» НГДУсы һәм «Киләчәк» балалар иҗат үзәге командалары җиңүче булды. Барлык призерлар да дипломнар белән бергә фестивальне оештыручылардан акчалата бүләкләр дә алды. Калган катнашучылар да игътибардан читтә калмады, аларга кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International