Нурлаттан Тихоновлар йорты ишегалдын кардан ясалган зур тигр сыны бизәп тора

2022 елның 4 гыйнвары, сишәмбе

Тихоновлар йорты территориясендә Яңа 2022 елның символы барлыкка килгән. Юлбарыс сынын кардан ясап катырып кую идеясен гаилә башлыгы Алексей Тихонов уйлап тапкан. Тормыш иптәше Нонна һәм ике улы дә ярдәмгә килгән.

«Барысы да бик җайлы килеп чыкты, ишегалдында кар күп җыелды, менә ел символын әвәләп ясарга булдык. Бер кич эчендә башкарып чыктык. Ирем кардан сынны ясады, ә без буярга  булыштык», - дип уртаклашты Нонна Тихонова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International