"Гаилә" скверында нурлатлыларны көн саен кызыклы программа көтә

2022 елның 4 гыйнвары, сишәмбе

Нурлат халкы һәм кунаклары өчен «Гаилә» скверында һәр көнне кызыклы уен программасы оештырыла.

Әйтик, кичә саф һавада хәрәкәтчән уеннарны "Башаккай" балалар бакчасы педагогик коллективы әзерләгән иде. Кыш Бабай, Кар кызы, юлбарыс һәм ике мушкетер балаларны кызыклы уеннар, әйлән-бәйлән, җыр-биюләр белән сөендерергә килгән иде. Балалар  сөйләгән шигырьләрне Кыш бабай бик теләп тыңлады һәм аларга тәмле бүләкләр өләште. Чара күңелле, яхшы Яңа ел музыкасы һәм барлык катнашучыларның күңелләрендә күтәренке кәеф рухы  белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International