Татарстанда иң яхшы социаль проектлар бүләкләнде

2022 елның 3 гыйнвары, дүшәмбе

Эшкуар йортында Татарстан Республикасында «Елның иң яхшы социаль проекты» социаль эшкуарлык өлкәсендә Бөтенроссия проектлар конкурсы призерларын бүләкләү тантанасы узды.

Бәйге 2015 елдан башлап гамәлгә ашырыла һәм эшчәнлекнең икътисадый тотрыклы моделенә нигезләнгән җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итүнең иң яхшы тәҗрибәләрен эзләү һәм ачыклауга юнәлдерелгән һәм социаль эшкуарлыкны популярлаштыру һәм үстерү өлешендә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру чараларының берсе булып тора.

Бәйге тугыз  юнәлеш буенча узды: эшкуарлар өчен – бишесе һәм дүртесе – социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар өчен. Катнашучылар арасында Казан, Әлмәт, Чаллы, Баулы, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Чистай һәм республикабызның башка районнарыннан кече һәм урта эшкуарлык субъектлары һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар бар иде. Катнашу өчен барлыгы 26 гариза бирелде. Финалга балаларны укыту, куркынычсыз йөзү һәм акватернәкләндерүне оештыру, өлкән кешеләрне карау хезмәтләре, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү белән шөгыльләнүче проектлар чыкты.

Быел оештыру комитеты җиңүчеләрне генә түгел, икенче урын алучыларны да бүләкләргә карар итте. Тантана дустанә мохиттә файдалы банлы әңгәмә форматында  узды. Барлык призерлар мәгълүмат һәм реклама ярдәме буенча сертификатлар алды, ә җиңүчеләр бәйгенең федераль этабы катнашучылары булачак, аңа 2022 елда йомгак ясалачак.

2020 ел йомгаклары буенча Татарстаннан ике проект «Елның иң яхшы социаль проекты» бөтенроссия конкурсында абсолют җиңүчеләр булды.

Конкурсны Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы һәм «Россия - мөмкинлекләр иле» АКО ярдәмендә Россия дәүләт социаль университеты оештыра. Безнең республикада конкурсның операторы – Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы каршында оештырылган Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International