"Җиңү чыршысы" онлайн-экскурсиясен Татарстанның һәр кешесе карый ала

2022 елның 3 гыйнвары, дүшәмбе

Экскурсия вакытында Бөек Ватан сугышы вакытында Яңа елны ничек билгеләп үтүләрен белергә мөмкин.

Мәскәү шәһәре Җиңү музее үзенең сайтында виртуаль экскурсия оештырды. Биредә ХХ гасыр уртасындагы яңа ел уенчыкларын, Кыш Бабай фигураларын, гирляндаларын һәм башка бик күп нәрсәләрне күрергә мөмкин.

Яңа елны бәйрәм итү традициясе сугыш елларында да дәвам иткән. Ул тыныч вакыттагы тормыш турында искә төшергән, сугышның тиз арада тәмамлануына өмет биргән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International