Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда алар «Әкияттә кунакта» исемле яңа ел чарасында катнашты.
Бүген Нурлат музеенда балаларны кызыклы, гадәти булмаган һәм танып-белү программасы көтте. Биредә алар Яңа ел чарасында катнашты, Кар Кызы белән бергә Кыш Бабай биремнәрен үтәде һәм моның өчен бүләкләр дә алды. Чара кызыклы гына түгел, танып-белү ягыннан файдалы да булды, чөнки балалар бер үк вакытта музейның кызыклы экспонатлары белән дә танышты.
Музей хезмәткәрләре яшь нурлатлыларны 6 гыйнварда сәгать 10.00да кабат кунакка чакырып калды.
Бүген һәм 9 гыйнвар көнне 16.00 сәгатьтә «Кәгазь бизәкләр» һәм «Тылсымлы кар бөртекләре» мастер-классларында катнашырга мөмкин.