Яңа ел төнендә Биккол мәдәният йортында берәр капчык кабак һәм тоз уйнатылды

2022 елның 2 гыйнвары, якшәмбе

Бүген Биккол авылы балалары өчен тагын бер бәйрәм белән дәвам итте – аларны кунакка Кыш Бабай чакырды.

Биккол авылы мәдәният йортында авыл халкы өчен кызыклы мәдәни-күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Бүген биредә чыршы янында балалар җыелды, Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән алар әйлән-бәйлән уйнады, шигырьләр сөйләде һәм төрле уеннарда катнашты. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, бәйрәмнең төп иганәчеләре авыл халкы һәм биредә туып үскән якташлар – Айрат Хәлиуллин,Равил һәм Фәния Дәүләтбаевлар.

Яңа ел төнендә оештырылган бәйрәм программасы да күңелле хатирәләр калдырды. Традиция буенча, бикколлылар лотерея уйнатуда зур кызыксыну белән катнашты, кайберләренә шаян бүләкләр дә эләкте. Вәлиәхмәтовлар бер капчык кабак отса, ә традицион 1 капчык тоз бу юлы Сарыймовлар гаиләсенә китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International