Аларга Россия Федерациясе Президентының шәхси котлавы һәм Нурлат муниципаль районы Башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырылды.
Нурлат районының хөрмәтле дүрт кешесе өчен ел матур юбилейлардан башланды-1 гыйнварда алар 90 һәм 95 яшьлек юбилейларын билгеләп үтә. Чуаш Мәнҗесе авылында яшәүче Анастасия Алексеевна Тайбулатова үзенең 95нче туган көнен билгеләп үтте. Аны юбилее белән район башлыгы урынбасары Линар Маняпов котлады.
Анастасия Алексеевна ире белән алты бала тәрбияләп үстергән, аларның 15 оныгы һәм 23 оныкчыклары бар. Тайбулатовлар авылдашлары арасында хөрмәт казанган.
Нурлат районы халыкны социаль яклау бүлегендә билгеләп үтүләренчә, гыйнвар аенда Президент котлавын тагын 12 авыл һәм шәһәр кешесе кабул итеп алачак.