"Гәзиткә язылу бүләк ит" республика хәйрия акциясенә кушылып, алар хезмәт ветераннарына, шулай ук актив якташларыбызга «Дуслык» («Дружба», «Туслах») газеталарына язылу квитанцияләрен тапшырды.
«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсенең башлангыч бүлекчәләре секретарьлары Яңа ел алдыннан район газетасына тагын 25 кешегә язылу бүләк итте. "Бердәмроссиялеләр"нең хәйрия акциясендә катнашуы нәтиҗәсендә, алар быел да өйләренә «район газетасын» алачаклар, Нурлат һәм Татарстанның татар, рус һәм чуаш телләрендәге актуаль яңалыклары белән танышачаклар