Нурлатта 2022 елның беренче сабые 2 гыйнварда туды

2022 елның 2 гыйнвары, якшәмбе

Яңа елда туган беренче сабый булып 3 кг 400 гр авырлыктагы малай булды.

Бүген, 2 гыйнварда, 6 сәгать 55 минутта Нурлат район хастаханәсенең бала табу бүлегендә 2022нче елда беренче сабый дөньяга килде. Нурлат шәһәрендә яшәүче Лилия Тимиркина икенче тапкыр әни булды.

Нурлат бала тудыру йортында билгеләп үтелгәнчә, икенче сабый да үзен озак көттермәс – аның да дөньяга килүен шулай ук бүген  көтәләр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International