Социаль контракт нигезендә дәүләт ярдәме күрсәтү халыкның керемнәрен арттыру буенча мөһим юнәлешләрнең һәм инструментларның берсе булып тора. Бу чара безнең районның 244 кешесенә авыр тормыш ситуациясен җиңеп чыгарга ярдәм итте.
Берәүләргә эш эзләүдә ярдәм күрсәтелсә, икенчеләре бүлеп бирелә торган акчалар хисабына белемнәрен күтәрде, өченчеләре исә – шәхси ярдәмче хуҗалыкны киңәйтте, үз эшен ачты һ. б.лар.
Социаль контракт-ул социаль яклау органнары тарафыннан төбәктәге яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гражданнар һәм гаиләләр белән төзелә торган килешү.
Нурлат районында яшәүчеләргә социаль контракт кысаларында барлыгы 14 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде.