Яңа елның беренче көнендә Кычытканлы авылында яшәүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

2022 елның 1 гыйнвары, шимбә

Курантлар чыңы тәмамлануга ук Кычытканлыда яшәүче Нургаяз Нурмөхәммәт улы Нурмөхәммәтов Яңа ел белән генә түгел, ә шәхси календарьдагы истәлекле вакыйга – 90 яшьлек юбилей уңаеннан да котлаулар кабул итә башлады.

Күп санлы туганнары белән бергә юбилярны район Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Хәмзин да котлады. Ул чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләп, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшинның котлавын һәм бүләкләрен тапшырды.

Хезмәт ветераны Нургаяз Нурмөхәммәт улының тормыш юлы безнең барыбыз өчен дә хезмәт сөючәнлек, ныклык һәм фидакарьлек үрнәге булып тора. Балачаклары сугыш елларында туры килә, ул 5 сыйныфны гына тәмамлап, 9 яшеннән көтү көтә башлый. Сугыштан соңгы елларда да көтүче булып эшли. 1965 елда ул «Татарстан» колхозы җитәкчелеге юлламасы буенча Бөгелмәгә тракторчыга укырга китә. Курсларны тәмамлаганнан соң, 24 ел дәвамында колхозда тракторчы булып эшли, аннан соң 9 ел склад мөдире булып эшли.

Нургаяз Нурмөхәммәт улы үз язмышын Хәлимә Фатыйх кызы белән бәйләгәнгә быел 65 ел була. Алар 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген 6 оныклары һәм 4 оныкчыклары уңышларына сөенеп яшиләр. Зур һәм тату гаилә башлыгының саллы юбилее аларга түгәрәк өстәл артында бергә җыелырга тагын бер матур сәбәп бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International