Нурлатта урта һәм кече предприятиеләрдә уртача хезмәт хакы күләме арта

2022 елның 1 гыйнвары, шимбә

Бүген Нурлат районында 1172 кече һәм урта бизнес субъекты үз эшчәнлеген алып бара. Бу исемлектә икътисади актив 276 кече һәм 11 урта предприятие, 885 шәхси эшмәкәр.

Катлаулы финанс вәзгыяте саклануга карамастан, урта һәм кече предприятиеләрдә эш белән тәэмин итүнең бераз артуы, шулай ук әлеге сектор хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы 2,3 процентка артуы күзәтелә. Коронавирус пандемиясе белән бәйле махсус режим гамәлдә булган шартларда, 192 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты үз хезмәткәрләренә хезмәт хакын түләүгә федераль ярдәм чарасыннан файдаланды, ташламалы кредит алучылар да бар. Бер процентлы микрозайм программасында катнашу өчен бер гариза килде. Эшкуарлыкка ярдәм итү максатларында озак вакытка исәпләнгән нигездә файдалануга бирү өчен муниципаль мөлкәт исемлеге формалаштырылды. Бүген ташламалы шартларда 10 җир кишәрлеге һәм күчемсез милек объекты арендага тапшырылды.

Район икътисадының әлеге секторы узган елны яхшы күрсәткечләр белән тәмамлады: кече һәм урта эшмәкәрлек әйләнеше күләме 7 миллиард 900 миллион сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International