Нурлатлыларны иртәгә нинди чаралар көтә

2022 елның 1 гыйнвары, шимбә

2 гыйнварга нурлатлылар һәм шәһәр кунаклары өчен бай мәдәни программа әзерләнә.

Аны сәгать 10.00да шәһәр Мәдәният Сараенда мастер-класслар ачып җибәрә. Аннан соң балалар һәм өлкәннәрне «Грани» мәдәни-ял итү үзәгенә, Тимерьюлчылар скверына, шикәрчеләр микрорайоны стадионына, «Музыка» скверына һәм «Гаилә» скверына чакыралар. Биредә чаралар сәгать 11дә башлана. Һәм инде бер сәгатьтән «Музыка» скверында уен программасы старт ала. Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда, «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгендә иҗади мастер-класслар үткәрелә. Ә кич белән концерт-уен программасы нурлатлыларны яңа Тимерьюлчылар скверына һәм «Театр» скверына чакыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International