Хөрмәтле нурлатлылар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм!
Хезмәтегез, районыбыз иминлеге өчен бергәләп тормышка ашырган барлык уңышларыбыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Барлык уңай үзгәрешләр һәм яңа башлангычларның киләсе елда да дәвам табасына һәм аның барыбыз өчен дә яңа казанышлар һәм төзелешләр елы буласына чын күңелдән ышанып калам.
Көтеп алынган һәм барыбыз да яраткан Яңа ел якынлаша, бу көннәрдә без узып баручы елга йомгак ясау һәм киләчәккә планнар төзибез. 2021 нче җиңел булмады, әмма без барысын да бергәләп җиңеп чыга алдык, яңа 2022 нче елга матур өметләр белән керәбез!
Ул шатлыклы вакыйгаларга бай булсын, ышанычны акласын, күңел күтәренкелеге, сәламәтлек, иминлек һәм киләчәккә ышаныч алып килсен. Яңа ел котлы булсын!
Алмаз Әхмәтшин, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы