Нурлаттан Егор Лихошерстов кием дизайнеры булырга хыяллана

2021 елның 31 декабре, җомга

Шәһәрнең 1нче мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Егор Лихошерстов күптән түгел генә хатын-кызларга кичке күлмәкләр эскизлары ясау белән шөгыльләнә башлаган.

«Мин рәсем ясарга бик яратам, балалар сәнгать мәктәбендә шөгыльләнәм. Әлегә эскизлар гына тудырам, тукымага төшереп карыйм, әмма  гамәли күнекмәләрне үзләштерергә җыенам. Яңа елдан кием модельләштерү белән шөгыльләнә башлыйм, тегү машинасында тегәргә өйрәнәчәкмен», – ди Егор.

Әти-әнисе аны барлык башлангычларда да хуплый.

"Егор балачактан ук бик иҗади бала булып үсте. Баштан ул бию белән шөгыльләнде, аннары сәнгать мәктәбенең вокал бүлегенә, соңрак рәсем сәнгате бүлегенә күчте. Нинди генә юнәлеш сайласа да, без аңа үз талантын ачарга булышабыз. Аның рәсемнәрен ничек иҗат итүен күзәтү бик кызык: бүлмәгә ишек ябылган,  ниндидер җыр җырлавы гына ишетелә»,-дип уртаклашты Егорның әнисе Галина Лихошерстова.

Хәзер яшь дизайнер коллекциясендә уннан артык эскиз бар. Ул аларны, нигездә, танышларына открытка сыйфатында бүләк итсә дә, кайчан да булса алар буенча киемнәр тегә алыр, дип ышанам. Ә аның бөтен тормыш эше булачагына бүген беркемдә шикләнми дә. Шуңа күрә хәзердән үк үзе өчен туры килә торган уку йортын сайлый, нинди имтиханнар тапшырачагын билгеләп куя. Аңа тиздән үзен стилист ролендә чын-чынлап сынап карарга кирәк булачак: абыйсының кәләше аңа туй күлмәген сайлауда ярдәм итүен сораган. Һәм бу аның хыялын тормышка ашыруда чираттагы адымы булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International