Алмаз Әхмәтшин: «Төп бурыч-иминлек»

2021 елның 31 декабре, җомга

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин яңа ел алдыннан бирә торган традицион интервьюсында быел башкарылган иң мөһим эшләр  турында сөйләде һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.

2021 нче ел тарихка кереп бара. Үткәнгә карап, елның  матур вакыйгаларын искә алу, ирешелгән казанышларны бәяләү өчен иң кулай вакыт бу.

- Алмаз Сәлимович, гадәттә, елның соңгы көннәрендә нәтиҗәләр ясала.  2021 ел тулаем нинди булды,  өметләрегезне акладымы ул?

- Нурлатлылар һәм республика халкы өчен ул әһәмиятле даталар һәм иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга бай булды. Аны лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлавыбыз сөендерә. Нурлат районы үсешен дәвам иттерә, тагын да төзегрәк, уңайлырак була бара, дип ышанып әйтә алабыз. 2021 ел Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Без Президентыбызның әлеге  мөһим инициативасын тулысынча хупладык, туган районыбызда, республикада яшәүче халыкларның этномәдәниятен саклауга һәм үстерүгә, алар арасында милләтара мөнәсәбәтләрне һәм бердәмлекне ныгытуга үз саллы өлешебезне керттек. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бәйрәм чаралары һәрберебезнең йөрәгендә изге эз калдырды. Без барлык ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәренә лаеклы игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәттек, сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган фронтовикларны искә алдык. 2021 елда мөһим сәяси вакыйга булып сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль  Җыены Дәүләт Думасына сигезенче чакырылыш депутатлар сайлау, район муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатларны өстәмә  сайлаулар мөһим сәяси вакыйгага әйләнде. Мәгълүм сәбәпләр аркасында алар өч көнлек форматта узды. Пандемия шартларында сайлау участоклары эшенең ачыклыгына гына түгел, куркынычсызлык нормаларын үтәүгә дә аерым игътибар бирелде. Сайлаулар сыйфатлы итеп, югары дәрәҗәдә оештырылды һәм нурлатлылар тавыш бирүдә актив гражданлык позициясен күрсәттеләр. Бөтенроссия халык санын алуга да бердәм булып кушылды алар. Күпләр, исәпкә алучыны көтеп тормыйча, стационар участокларга үзләре килде, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталында  анкета тутырдылар. Халык санын алуда катнашу буенча Нурлат Татарстан муниципаль районнары арасында лидерлар унлыгына керде.

- Ел башында район хакимияте алдына куелган бурычлар үтәлде дип әйтеп буламы?

-Районның социаль-икътисади үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру яңа коронавирус инфекциясе таралуның катлаулы шартларында гамәлгә ашырылуга карамастан, без үз өстебезгә  алган барлык йөкләмәләрне үтәп чыктык. Төп күрсәткечләр үсеш белән билгеләнә. Тулаем территориаль продукт 54 миллиард сумнан артыграк тәшкил итте (үсеш темпы – 108,9 процент), аны формалаштыруга нефтьчеләр зур өлеш кертте. Төяп җибәрелгән продукция күләме 35,2 млрд. сум тәшкил итте. Сәнәгать җитештерүе индексы-98,6 процент. Ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләр күләме 8 миллиард сумнан артык тәшкил итте, биредә дә  лидерлык безнең нефтьчеләр. Әлеге тармакка инвестицияләрнең 51 проценты җәлеп ителде, бу 4 миллиард сумнан артыграк.

- Димәк, район икътисадына төп өлешне нефть сәнәгате предприятиеләре кертә булып чыга.

– Һичшиксез. Хисап елында алар 2 миллион 500 мең тонна кара алтын, шул исәптән «Нурлатнефть» НГДУсы – 1 миллион 30 мең тонна кара алтын чыгарды. Кече нефть компанияләре өлеше 1 миллион 470 мең тонна тәшкил итә. Әлеге саннар артында  районыбыз үсешенә кертелгән зур өлеш, социаль әһәмиятле инициативаларга ярдәм дә тора. Бу уңайдан «Татнефть» генераль директоры Наил Өлфәтович Магановка һәм тармакның барлык хезмәткәрләренә  зур иганәчелек һәм хәйрия ярдәмнәре өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Агымдагы елда “Нурлат яклары” бренды астында Единение авылындагы артезиан скважинасыннан китерелә торган суны шешәләргә тутыру һәм лимонад җитештерү буенча цех ачылды. Төрнәс авылы территориясендә атланмай җитештерү буенча сөт комбинаты эшли, сыр ясауны да  җайга салу планлаштырыла.

- Нәтиҗәләр ясаганда, әйдәп баручы тармак – авыл хуҗалыгы темасын да читләтеп үтү мөмкин түгел.

- Биредә без продукциянең көндәшлеккә сәләтлеген арттыру, авыл хуҗалыгы  товарларын җитештерүчеләренең финанс тотрыклылыгын, арттыру, шулай ук җир ресурсларын саклау һәм яңартуны төп бурыч итеп куябыз. Районның агросәнәгать комплексына 9 авыл хуҗалыгы формированиесе, 74 фермерлык һәм 12 меңнән артыграк шәхси ярдәмче хуҗалык, 347 пайчыны берләштергән 14 кооператив керә. Быел җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең  күләме 3,3 миллиард сум тәшкил итте. Аны сатудан кергән акча-2,6 миллиард сум. Ә инвестицияләр күләме 300 миллион сумнан артып китте. Агымдагы елда килеп туган һава шартлары, температура югары булу һәм явым-төшем аз булуы игенчелек тармагы өчен кулай булмады. Терлекчелек тармагы зур нәтиҗәләргә иреште. Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә мөгезле эре терлекнең баш саны 282 башка җитте, шул исәптән 10 767се – савым сыерлар. Көтүне яңартуга зур игътибар бирелә. Бу максатта сөт юнәлешендәге 276 нәселле сыер сатып алынды. Тулаем алганда, 46 мең тоннага якын сөт савылды, бу узган елга караганда 6 процентка күбрәк. Биредә тармакны модернизацияләүнең дә өлеше бар. Районның алдынгы хуҗалыклары – «Сөләйманов Ә.И.» КФХсы һәм «Южная» агрофирмасы өчен тәүлегенә 350 тонна егәрлекле заманча азык үзәген эшләтеп җибәрү зур ярдәм булды. Ул терлекләр өчен оптималь рационнар булдырырга мөмкинлек бирә, шул ук вакытта азык чыгымын да киметә. Крестьян-фермер хуҗалыклары да яхшы нәтиҗәләргә иреште. Әлбәттә, максатчан программалар ярдәменнән башка булмый. Тулаем алганда, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә үсеш өчен 150 миллион сум тирәсе акча бүлеп бирелде, шул исәптән 41 миллион сум – техник һәм технологик модернизацияләүгә. Барлыгы агросәнәгать комплексы 2021 елда 200 миллион сумга якын дәүләт ярдәме алды. Дәүләт ярдәме белән шәхси хуҗалыклар да үсә. Монда дотацияләр суммасы 11 миллион сумнан артык тәшкил итә. Быел шәхси ярдәмче хуҗалыклар 11,7 мең тонна сөт һәм 96 тонна ит җитештерделәр. 8 гаилә мини-ферма төзергә планлаштыра, аларның саны соңгы 5 елда районда 68гә җитте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International