Нурлатта «БалыкFest» район фестиваль-ярышлары узачак

2021 елның 31 декабре, җомга

Ярышларда 18 яшьтән өлкәнрәк һәвәскәр балыкчылар катнаша ала.

2022 елның 5 гыйнварында Тарн-Варндагы сулык территориясендә кышкы балык тоту буенча «БалыкFest» икенче район фестиваль-ярышы узачак. Конкурс «Ерткыч», «Төрле балыклар», «Хатын-кыз-балыкчы», «Яшь балыкчы» һәм «Иң оста лунка бораулаучы»номинацияләре буенча узачак.

Шулай ук фестиваль программасында: «Балык өстәле, яки балык та, ит тә» конкурсы, «Балык тот!  Вакытында эләктер! фотосурәтләр конкурсы, киез итекләр киеп футбол уйнау, «Кышкы уеннар», сәүдә нокталары эшләячәк, чаңгы һәм тимераякларны прокатка алырга мөмкин булачак.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк: rdk-nurlat@yandex.ru шулай ук 8984345) 2-82-48 телефоны буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International