Бу Оренбург өлкәсендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларының берсендә эре мөгезле терлекләр арасында әлеге куркыныч йогышлы чир таралуга бәйле.
«Инфекция кертүне профилактикалауның төп чарасы булып Оренбург өлкәсеннән һәм Башкортостан Республикасыннан терлекләр һәм азык кертүне туктату тора. Без терлек сату белән шөгыльләнүче эшкуарларга мөрәҗәгать итәбез. Якын арада имин булмаган төбәкләрдә терлекләр базар бәясеннән арзанрак булачак, әмма инфекция кертү куркынычы бик зур. Халыкка терлекләр һәм азык сатып алуны ветеринария-озату документларыннан башка һәм Россельхознадзор белән маршрут карталарын килештермичә сатып алудан тыелып тору сорала. Авыл җирлекләре башлыкларын оператив рәвештә ветеринария хезмәтенә һәм Эчке эшләр министрлыгы органнарына терлекләрне «әгәрмәчле арбадан» халыкка сату фактлары турында хәбәр итүләрен сорыйбыз, - дип кисәтә Нурлат район ветеринария берләшмәсе башлыгы Илнур Хәнифиев.
Терлекчелек предприятиеләре җитәкчеләренә түбәндәге чараларны башкаруны тәэмин итәргә кирәк:
- Барлык транспорт чараларына хуҗалыкларга кертер алдыннан дезинфекция уздырырга;
- Терлек асрау урыннарына чит кешеләрне кертмәскә; - терлекчелек биналарында даими рәвештә дератизация, дезинфекция, дезинсекция үткәрергә;
- Яңа сатып алынган барлык хайваннарны ветеринария хезмәтендә теркәргә һәм төп көтүгә керткәнче мәҗбүри карантинлаштыру уздырырга. Авыруга шик туган очракта, әлеге терлек хуҗаларына районның ветеринария хезмәтенә ашыгыч рәвештә хәбәр итәргә һәм терлекләрдә авыру чыгу фактларын яшерүне булдырмаска.
"Ящур - кешегә дә йога торган аеруча куркыныч инфекция. Ул йорт хайваннары һәм кыргый яшь җәнлекләр өчен куркыныч. Эре һәм вак мөгезле терлек, дуңгыз авыруы буларак таралган. Яшь хайваннар ящурга аеруча бирешүчән. Төп клиник билгеләре булып авыз куышлыгының лайлалы тышчасында, тиредә, терлекнең җиленендә, аякларында куыклар барлыкка килү санала.
Кешеләргә бу авыру хайваннардан савылган сөт һәм аны эшкәртү продуктлары аша күчә, ит аша сирәгрәк йоктырыла. Ящур авыруы ачыкланганда, эпизоотик урында барлык терлекләрне юк итү, кансыз үтерү һәм яндыру уздырыла», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсенең Алексеевск территориаль бүлеге консультанты Ольга Алексеева.
Барлык сораулар буенча ветеринария берләшмәсенең эпизоотия бүлеге телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә: 8-(84345) 2-58-26, 8-927-422-29-15.