Нурлатта Яңа ел якынлашкан саен, үтәлгән теләкләр саны арта бара

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Нурлатта «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашырга теләүчеләр саны арта бара.

Районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Альмарис Талипов бүген «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Ул Сәләнгеш авылы мәктәбендә Яңа ел теләге язып эленгән открытканы алды.

"Алты яшьлек Евгений Оськин үз хатында Кыш бабайдан тюбинг сораган. Балаларыбызга шатлык китерүдән дә күңеллерәк нәрсә булырга мөмкин?» ,- диде Альмарис Талипов.

Евгений аз керемле күпбалалы гаиләдә тәрбияләнә. Бүләккә ул бик шатланды, чөнки хәзер ул кышкы каникулларда таудан рәхәтләнеп шуа алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International