Бүләкләү "Тулпар" да " ГТОга бөтен гаилә белән" бәйрәме кысаларында узды.
ГТО Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын уңышлы тапшырган тагын 25 нурлатлы алтын һәм көмеш аерымлык билгесенә лаек булды. Аларга бүләкләрне тантаналы шартларда район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова тапшырды. Катнашучыларга шулай ук ГТО символикасы төшерелгән блокнотлар, ручкалар һәм беләзек тасмалары тапшырылды.