Самоварлар парады Нурлат кунакларын да шаккатырды

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

Нурлат районы иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәүгә республика конкурсында катнаша.

Конкурс Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында 2022 елның 15 гыйнварына кадәр алты номинация буенча уза.

Конкурс кысаларында кичә Нурлатка республика комиссиясе әгъзалары килде, алар үзәк мәйданда төп чыршыны, шәһәрне, авыл җирлекләрен бәйрәмчә бизәүне, шулай ук Яңа ел чарасын оештыруны бәяләде.

Шәһәр Мәдәният сараенда мәдәният һәм мәгариф бүлекләре башлангычында самоварлар парады узды.

Биредә авыл мәдәният йортлары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары бәйрәмчә бизәлгән 100ләп самавыр тәкъдим итте.

Ә үзәк мәйданда массакүләм күңел ачулар узды. Сәхнәдән дәртле Яңа ел җырлары яңгырады, катнашучыларны Кыш Бабай һәм Кар Кызы котлады.

Барысы да-шәһәрлеләр дә, Нурлат кунаклары да, әкият персонажлары да чыршы янында күңелле әйлән-бәйләнгә кушылды. Халык костюмнары кигән артистлар да һәм  театральләштерелгән тамаша  беркемне дә битараф калдырмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International