«Тулпар» спорт сараенда гаилә командалары ГТО нормативларын бердәм үтәде
Нурлатның иң актив, иң спорт яратучы һәм иң тату гаиләләре «ГТО нормаларын бөтен гаилә белән" спорт бәйрәмендә катнашты. Уеннарда 8 гаилә – Сафиннар, Әхмәтшиннар, Вагановлар, Власовлар, Яшмурзиннар, Кәбировлар, Миңнегуловлар һәм Ухвановлар катнашты. Алар ГТОның 6 төр нормативын үтәде: озынлыкка сикерү, гер ыргыту, аркада югарыга тартылу, яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту һ.б. уеннар кызыклы һәм мавыктыргыч булды, чөнки һәр команда әгъзасы үз гаилә командасын сынатмаска тырышты.
Командалар әгъзаларының нәтиҗәләрен судьялар бригадасы бәяләде, барлык 6 бирем нәтиҗәләре буенча иң яхшылары билгеләнде. Барлык командалар да ГТО нормативларын уңышлы үтәде һәм төрле номинацияләрдә дипломнар алды. Командалар әгъзаларына татлы бүләкләр, кружкалар, шейкерлар һәм ГТО аббревиатурасы төшерелгән блокноталар тапшырылды.