Нурлатта «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында, җитәкчеләр балаларның Яңа Ел теләкләрен тормышка ашыра.
Нурлатта яшәүче унбер яшьлек Глеб Клементьев күптәннән инде «Лего»турында хыялланган. Ул да башка яшьтәшләре кебек үк, ул Кыш Бабайга хат язган. «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында сабыйның хыялын Нурлат районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев тормышка ашырды: ул Глебка «Ашыгыч ярдәм машинасы» дигән конструктор-лего бүләк итте. Глеб күп балалы гаиләдә үсә, бу гаиләдә 4 бала тәрбияләнә. Әлбәттә, алар да игътибарсыз калмады: аларга да опека бүлегеннән татлы бүләкләр тапшырылды.