Яңа ел чараларын үткәргәндә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә кирәк.
Яктырткычларның чыбыклары кызганда, очкынлану барлыкка килгәндә яки аның төзеклегенә шик туганда, тиз арада электр челтәреннән ычкындыру зарур. Төрле төстәге яктырткычлар кулланганда чыршыны өстәмә кәгазьдән, мамыктан ясалган уенчыклар белән бизәмәгез, ә шәм кую бөтенләй рөхсәт ителми. Бина эчендә шартлаткыч, фейерверк, янгынга китерердәй башка әйберләр кулланмагыз.
Чыршыга ут капкан очракта, иң элек электр челтәренә тоташкан әйберләрне аерыгыз. Тиз генә сүндерү мөмкин булмаганда, чыршыны идәнгә аударып, калын тукыма белән каплагыз да өстенә су коегыз, ә иң яхшысы - утсүндергеч.
Ясалма чыршыга ут капканда аны сүндерү өчен су кулланырга ярамый. Яну процессында синтетика эри, аңа су сипкәндә, кайнап чыгып чәчри һәм яну мәйданы күпкә артып, утны сүндерү мөмкин булмавы ихтимал. Әгәр 30-40 секунд эчендә януны туктатып булмаса, тиешле хезмәтләргә шалтыратып, бинадан чыгып китү ягын кайгыртырга кирәк.
Гади генә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү бәйрәмнәрнең тыныч үтүе, кеше иминлеге өчен зур әһәмияткә ия икәнен исегездән чыгармагыз.