Бинада янгын яки яну билгеләре ачыкланган очракта (автоматик янгын сигнализациясеннән сигнал, төтен, гари исе, һава температурасының күтәрелүе һ.б.) бу хакта кичекмәстән 112, 101 телефоны буенча янгын сакчылыгына хәбәр итәргә кирәк (шул ук вакытта объектның адресын, янгын чыгу урынын, шулай ук үз фамилияңне хәбәр итәргә кирәк).
Аннан соң янгын чыгу турында объект җитәкчелегенә һәм дежур хезмәтләренә хәбәр итү (җиткерү) мөһим.
Кешеләргә хәбәр итү һәм аларны эвакуацияләү буенча тиешле чараларны күрергә.
Кирәк булганда электр энергиясен өзү буенча чаралар күрергә.
Янгын саклау бүлекчәсе хезмәткәрләрен каршыларга һәм янгын урынына керү өчен кыска юл сайлауда ярдәм итәргә.