Нурлат полиция хезмәткәрләре балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырды

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

«Полиция Кыш Бабае» Бөтенроссия акциясе кысаларында Нурлат районы хокук сакчылары балаларга Яңа ел бүләкләре тапшырды. Акция барышында алар барлыгы 45 гаиләдә булып,  якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Әйтик, Түбән Чаллы авылыннан Спиридоновлар кунаклар килүен түземсезлек белән көткәннәр, Полиция Кыш Бабае һәм Кар кызы килүенә бик шатландылар. Вика, Саша, Настя һәм Соня аларга шигырьләр сөйләп һәм бүләкләр алды. Балалар исеменнән хокук саклаучыларга рәхмәт сүзләрен аларның әнисе Анна Спиридонова җиткерде.
Полиция Кыш бабае педиатрия бүлегенең пациентлары янында да булды. Уен бүлмәсендә балалар Яңа елга багышлап  шигырьләр сөйләде, кечкенә чыршы янында әйлән-бәйлән уйнады. Кунаклар аларга тизрәк савыгуларын теләде һәм һәр балага Кыш бабай Яңа ел бүләген тапшырдыды. 28 кечкенә пациент уенчыклар һәм татлы бүләкләр алды.

Яңа ел акциясе кысаларында «Минем әти-әнием полициядә эшли»дип аталган балалар рәсемнәре конкурсында җиңүчеләрне дә бүләкләделәр. Биредә үк Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы Леонид Гаврилов «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылды, ул Илюткинодан 13 яшьлек Виолетта Чернованың Яңа ел теләген үтәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International