Нурлатта кышкы спорт сезоны ачылуга багышланган ярышлар узды

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Чаңгы ярышларында 100гә якын спортчы һәм чаңгы спортын яратучылар катнашты.

Кичә «Ак Барс» спорт үзәге территориясендә Нурлатта кышкы спорт сезоны ачылуга багышланган зур бәйрәм узды. Бу кышкы бәйрәм чаңгы спортын яратучыларны, физик культура белән шөгыльләнергә яратучыларны берләштерде, сәламәт, актив тормыш рәвешенә тугрылыклы булулары белән үрнәк күрсәтте. Катнашучыларны район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нәфыйгина сәламләде.

Сезонның беренче массакүләм ярышларында төрле яшьтәге нурлатлылар катнашты, алар арасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар да, шулай ук спорт ветераннары да бар иде. Алар, узган еллардагы кебек үк, чаңгы сезонын күңел күтәренкелеге һәм зур җиңүләргә өмет белән каршы алдылар.

Бу көнне 21 комплект медаль уйнатылды. Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бергә ярышларны оештыручылардан – Нурлат муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән призлар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International