Иске Чаллыда модульле табиблык амбулаториясе ачылды

2021 елның 29 декабре, чәршәмбе

Иске Чаллыда модульле табиблык амбулаториясе төзелеше тәмамланды.

Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин Иске Чаллыда табиблык амбулаториясен тантаналы рәвештә ачты. "Авылда үсеш булу бик мөһим. Бу авыл халкы өчен авылда тормыш бар дигән зур өмет. Һәрвакыт шулай булды да. Без авылларга максималь игътибар бирергә тырышабыз", - диде ул.

Иске Чаллыдагы яңа табиблык амбулаториясе авыл үзәгендә урнашкан, ул заманча медицина җиһазлары белән җиһазландырылган, монда стоматолог, гомуми практика табибы, табиб-консультантлар кабинетлары, көндезге стационар палатасы бар, әлбәттә, кирәкле коммуникацияләр ясалган. «Район үзәк хастаханәсе балансында  бу -  инде 18 модульле объект. Иске Чаллының табиблык амбулаториясе 8 торак пунктка хезмәт күрсәтә, амбулаториягә 5000гә якын кеше беркетелгән. Әлеге амбулатория базасында күчмә диспансеризация үткәрергә, тар профильле табиб-белгечләр дә бирегә килә алачак. Авылларга чыгу өчен федераль программа буенча бүлеп бирелгән «Лада-Ларгус» автомобильләренең берсен амбулаториягә беркетәчәкбез. Амбулатория янында машина куяр өчен махсус янкорма да төзелде", - диде Нурлат районы үзәк хастаханәсенең баш табибы Айдар Сәгъдиев.

Иске Чаллыда модульле табиблык амбулаториясен ачу бәйрәмчә узды. Авыл мәдәният йорты каршындагы «Лейся, песня» халык ансамбле иң яхшы номерларын башкарды, балалар өчен күңелле уеннар оештырылды, шулай ук мәдәният бүлеге хезмәткәрләре дә иҗади номерлар тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International