Хезмәткә сәләтсез кешеләрне тәрбияләү буенча пособие билгеләү һәм түләү турында гаризаны өйдән чыкмыйча гына да бирергә мөмкин.
Яңа сервис Россия Федерациясе Дәүләт хезмәтләре порталында эшли башлады. Элек гариза бирү өчен Пенсия фондына килергә кирәк иде. Хәзер моны дистанцион рәвештә эшләргә дә була.
Портал аша гариза җибәрү өчен РФ Дәүләт хезмәтләрендә расланган исәпкә алу язмасына керергә, шулай ук кем артыннан карау булачак- инвалид яки өлкән яшьтәге кеше өчен ме икәнлегенә рөхсәт бирергә кирәк.
Түләү I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлардан тыш) яки 80 яшьтән өлкәнрәкләрне караган өчен, шулай ук дәвалау учреждениесе бәяләмәсе буенча кеше каравына мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарга билгеләнә.