Нурлат автоинспекторлары «Тоннель»гә чыгачак

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Иртәгә, 29 декабрьдә, Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре «Тоннель»профилактик чарасы үткәрәчәкләр.

Транспорт агымын тикшерү сәгать 6.00дан сәгать 8.00гә кадәр Самаренкин урамында үткәреләчәк. Традицион чара юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучыларны ачыклау максатыннан үткәрелә.

Алар балаларны махсус тотып торучы җайланмасыз йөртүгә аерым игътибар бирәчәк. 

Нурлат районы автоинспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да игътибарлы булырга һәм Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәргә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International